25 майда ТР МДНнең конференц-залында Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән 2012 ел – Коръән елы кысаларында “Коръән һәм сәламәтлек” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чарада Республика медицина профилактикасы үзәге баш табибының спорт медицинасы буенча урынбасары Ренат Таҗиев, Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина университеты проректоры, доцент Алексей Шулаев, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, биология фәннәре докторы, академик, “Милләт сәламәтлеге” фондының Татарстан бүлеге рәистәше Игорь Никитин, «Бентос» су астында йөзү клубы президенты, табиб-эндокринолог Ринат Галимов, инвалид балалар ассоциясе вице-президенты Ирина Биктаһирова, “Йәсин” клиник- диагностик үзәге директоры Ирек Җәбиров, “Болгар-стом” клиникасы теш табибы Марат Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәлгә җыелган табиблар һәм дин әһелләре бүгенге көндә кеше сәламәтлеген саклауда диннең йогынтысы, медицина тармагында дини-рухый ярдәм күрсәтү турында фикер алышты. Шулай ук дөрес туклану, хатын-кыз сәламәтлеге темалары дини күзлектән чыгып тикшерелде. Чарада катнашкан табиблар авыруларны дәвалаганда Коръән аятьләре, догалар шифасын, гомумән, диннең мөһимлеген ассызыкладылар.




