29 майда сәгать 9.00 дә Россия ислам университетының актлар залында V Бөтенроссия Ислам уку йортлары студентлары олимпиадасы ачыла.
Олимпиаданы ачу тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Президенты аппараты, Кувейт дәүләтенең дин һәм вакф эшләре буенча министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук Мәскәүдән, чит төбәкләрдән кунаклар, республиканың күренекле дин әһелләре катнашуы көтелә. Олимпиадага Россия мөселман вузлары ректорлары киләчәк.
Олимпиаданы Россия ислам университеты оештыра һәм ул әлеге вуз бинасында 29-30 май көннәрендә узачак. Чара Ислам фәнннәрен, гарәп телен өйрәнүче сәләтле студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән кирәкле шартлар тудыру максатыннан уздырыла.




