Бүген, 30 майда Россия ислам университетында Ислам мәгарифе советының Бөтенроссия утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм башка дин әһелләре, барлык ислам вузлары җитәкчеләре катнашты. Утырышта РИУ ректоры, сәяси фәннәр докторы Рафыйк Мөхәммәтшин бертавыштан советның яңа рәисе итеп сайланды.
Россиянең барлык ислам вузлары катнашында узган чарада рәис сайлаудан тыш башка мәсьәләләр дә каралды. Мәсәлән, ректорлар Россиядә ислам мәгарифе үсеше концепциясен әзерләү буенча сөйләштеләр. Шулай ук ислам илаһияте (теологиясе) буенча укыту программасы турында фикер алыштылар. Әлеге яңа федераль стандартларга туры китереп төзелгән программа расланган очракта барлык ислам вузларына тәкъдим ителәчәк.
Утырышта катнашучылар V Бөтенроссия ислам уку йортлары студентлары олимпиадасын ябу тантанасында да катнаштылар.




