Мөселман лагерьлары өчен тәүге кулланма: "Жәйге мөселман балалар лагерьлары: укыту программасы һәм үткәрү тәртибе" дип аталган китап бер ел элек дөнья күргән иде. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән иде. Ул китапта мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов тарафыннан расланган дин нигезләре буенча җәйге курслар өчен программа нәшер ителгән иде. Шушы программа узган җәй сезонында сынау үтте, хәзер исә яңа сезон ачылу алдыннан ТҖМДН ул брошюраны кабат бастырды. Мөселман лагерьларны оештыручылар ошбу кулланманы имам-мөхтәсибләр аркылы булдыра алалар.
Шулай ук китапка мөселман лагерьларын оештыручыларга кирәкле мәгълүматлар урнаштырылган. Вожатыйларның, ата-аналарның бурычлары күрсәтелгән.
Татарстанда мөселман лагерьлары 1992 елдан башлап оештырылып килә. "Жәйге мөселман балалар лагерьлары: укыту программасы һәм үткәрү тәртибе" китабы исә бу эшчәнлекне алып баруга кагылышлы беренче методик кулланма булып тора.




