Бүген, 7 июньдә Алабуга районы Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен көндезге мөселман лагере тәмамланды. Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов хәбәр итүенчә, лагерь 1-7 июнь көннәрендә үткәрелгән. Лагерьда 8 яшьтән алып 13 яшькәчә булган 20ләп ир бала ял иткән. Габделвәли хәзрәт Климов, Ислам хәзрәт Гөлҗанов, Илнар хәзрәт Шәрипов балаларга дин гыйлеме, шәригать кануннары буенча гыйлем биргәннәр.
"Бүген лагерьның ябылу тантанасы булды, балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырдык. Лагерьда үткән көннәрендә яхшы гына ял итеп, файдалы гыйлемнәр алдылар, дип ышанып калабыз",- диде Азат хәзрәт.




