Бүген Казанда татар имамнарының өченче бөтенроссия форумы башлана. Ике көн дәвамында барачак “Милли тормыш һәм дин” җыены быел яңалыкларга бай булачак. Беренчедән, форум тулысынча Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайты аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк, икенчедән, анда катнашучы 30-40 яшьлек дин әһелләренең саны башка елларга караганда күбрәк булачак, өченчедән, фикер алышуга чыгарыла торган мәсьәләләр дә артачак.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан ТР Президентының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе белән берлектә оештырылган җыенда катнашучылар бүген “Ислам дине һәм бүгенге мәгълүмат кыры”, “Ислам һәм мәгариф”, “Россиядә хәләл индустрия: үсеш юллары”, “Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” дигән темаларга секция утырышларында фикер алышачак. 9 июнь – форумның пленар утырышы. 10 июньдә форумда катнашучылар Изге Болгар җыенында катнашыр дип көтелә.
Быел форумда катнашырга РФнең 55 төбәгеннән тугыз йөздән артык кеше теләк белдергән (беренче форумда 700 кеше катнашкан иде). Хәтта чит илләрдән килергә теләүчеләр дә бар: Литваның Клайпеда шәһәреннән заявка бирелгән. Җыен тарихында беренче тапкыр анда Амур, Брянск, Калининград өлкәләре дин әһелләре катнашырга теләк белдергән. Йөз илле биш кешелек иң зур делегация Башкорстан Республикасыннан килер дип көтелә.
“Татар-информ”




