2012 елның 8 июнендә Казанның “Болгар” мәчете янында сәгать 9.00дан 12.00гә кадәр махсус күчмә кан тапшыру комплексы эшләде. Белгәнебезчә, 28 майда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе, Рус Православие чиркәвенең Казан Епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасында массакүләм донорлыкны үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек турындагы Беркетмәгә кул куелган иде, әлеге чара да шушы Беркетмә кысаларында уздырылды.
Мәчет каршында махсус оештырылган әлеге акциядә 40лап мөселманнар катнашты. Аеруча мөселман яшьләре берлеге һәм мөселман эшмәкәрләре ассоциация вәкилләре активлык күрсәтте. Кан тапшырган өчен бирелгән акчалар ТР мөселманнары Диния нәзарәте канаты астындагы ятим һәм авыру балалар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә ярдәмгә тотылачак.
Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова әлеге чара 2-3 айга бер мәртәбә Казан мәчетләре территорияләрендә үткреләчәк, дип белдерде. Чираттагы акцияләрнең үткәрелү вакыты һәм урыны турында Диния нәзарәтенең сайтыннан күзәтеп барырга була.




