17 июньдә Бөгелмә районында мөселман балалары лагереның I сменасы тәмамланды. Үзәк шәһәр мәчете каршында оештырылган лагерьда 7дән алып 18 яшькәчә булган 60тан артык ир бала ял итте. Сораштыруларга караганда, лагерь уку-укыту ягыннан гына түгел, күңел ачу чаралары, үткәрелгән уеннар буенча да яңа бер баскычка күтәрелгән. “Сәлам” лагеренда яңа мавыктыргыч уеннар, кул эшләренә өйрәтү буенча түгәрәкләр үткәрелгән, шәһәрдәге истәлекле урыннарда булганнар, Бөгелмә аэропортына (зурлыгы буенча Татарстанда икенче урында тора) сәяхәт кылганнар.
Лагерьның ябылу тантанасында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык балаларга да ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән китаплар, аудиовәгазьләр бүләк итте.
Шушы көннәрдә Бөгелмә районының Таллы-Бүләк, Батыр, Сугышлы, Кудаш, Карабаш поселыгы кебек якын-тирә авылларында да лагерьларның ябылу тантанасы булды. Биредә якынча 100гә якын бала ял иткән. Бөгелмә Үзәк мәчете каршындагы лагерьның II сменасы кыз балалар өчен оештырыла, шулай ук Алга авылында ир малайлар өчен лагерь үтәкреләчәк.
Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында әлеге изге эшне башлап һәм оештырып йөрүчеләргә рәхмәтен җиткерде.




