Бүген, 22 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Казан шәһәренең “Кол Шәриф” мәчетендә җомга намазын алып барды. Җомга вәгазе алдыннан Илдус хәзрәт 22 июнь – кайгы һәм хәтер көне уңаеннан чыгыш ясады: “Сугыш елларының фаҗигасен күңелләребездә әле дә саклыйбыз, халкыбызның рухи ныклыгы әлеге авыр елларда тагы да үскән, дин әһелләре дә читтә калмаганнар – Аллаһтан җиңү сорап, дога кылганнар, Ватаннары өчен соңгы сулышкача көрәшкәннәр. Ватаннары өчен җан биргән кардәшләребезне догадан калдырмау, алар өчен җан тынычлыгы, ярлыкау сорап гыйбадәт кылу – безнең алдыбыздагы төп бурыч”.
Илдус хәзрәт: “Сугыш елларының фаҗигасен күңелләребездә әле дә саклыйбыз”
22 июнь 2012 ел 13:44
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Казанның 16нчы хастаханәсендә МХО сугышчылары белән очрашты
25 июнь 2026 ел 16:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



