Чистай имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, чистайлылар бу елда районның барлык авылларында да мөселман лагерьлары оештыруга ирешкәннәр. 2 атналык әлеге лагерьларда авыл җирлегендә 15-40лап бала ял итсә, шәһәр үзәгендә узганнарында балалар саны 80нән алып 180гә кадәр җитә, ди имам-мөхтәсиб. 2 июльдә мөхтәсибәтнең үзендә дә җәйге лагерь башланып китәчәк.
Июнь башында Чистай шәһәрендә мөселман балалары өчен махсус балалар бакчасы ачылган. Әлеге балалар бакчасы хәләл ризык белән тәэмин ителә. Тәрбиячеләр – югары гыйлем алган мөселман хатын-кызлары – сабыйларга әдәп-әхлак, тәрбия сабакларын да бирәләр.
Июльнең беренче яртысында “Мөхәммәдзәки Чистави укулары” оештырылачак. Район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллинның сүзләренә караганда, якын киләчәктә район үзәгендә шулай ук мөселман музее ачылыр дип көтелә.




