Республикабызда шушы көннәрдә булган фаҗига мөселман өммәтен генә түгел, барлык республика халкын уйланырга мәҗбүр итте: киң җәмәгатьчелектә танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның гомере фаҗигале төстә өзелде.
Вәлиулла хәзрәт ихлас иман белән үз-үзен аямыйча дин юлында фидакарьләрчә хезмәт иткән кешеләребезнең берсе иде. Гомере дәвамында ислам дине үсеше өчен эшләгән гамәлләре Татарстанда гына түгел, Россиядә дә ислам мәдәнияте чәчәк атуына һәм үсешенә бер этәргеч буларак хезмәт итте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты хәзрәтнең якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Шәкертләре ул башлаган изге гамәлләрне дәвам итәр, хәзрәтнең яктиы истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.




