Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, район мөселманнары зур активлык белән Рамазан аен үткәрәләр: барлык мәчетләрдә дә тәравих намазлары укыла, “Г.Исхакый”, “Кукушкино”, “Әнәс”, “Иман”, “Мөнир”, Исләй авылы һәм башка күп кенә мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре оештырылып килә. Шулай ук районның ике мәчетендә –“Иман” һәм “Нур” мәчетләрендә – Коръәнне хәтем чыгалар, дип билгеләп үтте хәзрәт.




