Казан урамнарында, изге Рамазан ае уңаеннан, башкалабызда яшәүчеләргә рухи кыйммәтләрне җиткерә торган социаль реклама барлыкка килде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан шәһәре хакимияте ярдәмендә, башкалабыз урамнарына Изге Рамазан ае белән котлап баннерлар урнаштырды. Элмә такталарга “Рамазан ае мөбәрәк булсын!” дигән котлау сүзләреннән тыш, игелекле, мәрхәмәтле булырга өнди торган Коръән аятьләре язылган.
Рамазан уңаеннан ике дәүләт телендә дә эшләнгән социаль элмә такталар башкаланың халык күп йөри торган урыннарына киләсе елларда да куелыр дип көтелә. Белгәнебезчә, быел мондый төр эчтәлекле баннерлар Түбән Кама шәһәре урамнарын да бизәп тора.




