Рамазан аеның соңгы ун көне башланды. Рамазан аеның соңгы ун төне башка вакытлардан Кадер кичәсе булуы белән аерылып тора. Пәйгамбәребез (сгв): “Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез”, – ди. Кадер кичәсе – дәрәҗә һәм мәртәбә төне. Бу төндә бер еллык тәкъдирләр, гамәлләр хәл ителә. Кадер кичәсен гыйбадәт кылып үткәрү зур савап.
Быел Рамазан 18 августта тәмамлана һәм мөселманнарның Ураза бәйрәме - Гает көне 19 августка туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.
19 августта Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 6.00 дә, Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә сәгать 7.00 дә башлана. Биредә уздырылачак төп бәйрәм чарасы “Татарстан- Яңа гасыр” каналыннан күрсәтеләчәк.
Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала.




