Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин хәбәр иткәнчә, узган атнада районның социаль яклау үзәге бинасында мөселманнар өчен ифтар мәҗлесләре оештырылган. 7 август көнне – хатын-кызлар, 10 августта ир-атлар хәйрия ашына җыелган. Әлеге мәҗлес район башлыгы һәм җирле мөселманнар иганәчелеге ярдәмендә үткән. Ифтарларда барлыгы 60тан артык мөселман катнашкан.
Район мөхтәсибе билгеләп үткәнчә, ифтар мәҗлесләре барлык авылларда да оештырыла, мөселманнарның күпчелеге шәхси йортларында мәҗселләргә җыялар икән.
Шулай ук районда мөселманнар өчен башка сөенечле хәбәрләр дә җитәрлек. Районның Олы Карамалы авылында яңа мәчеткә июль ахырында фундамент салынган. Район агрофермалары имамнарны печән белән тәэмин иткән – һәрбер имамга 3 рулон печән тапшырылган.




