Түбән Камада 4 ел элек яңа мәчет төзелеше башланган иде. Төзелеш эшләре бетүенә карамастан, халык инде мәчеткә гыйбадәт кылырга йөри башлады. 2012 елның 24 августында, җомга көнне, әлеге мәчеткә кагылышлы тарихи вакыйга булды. Җомга намазыннан соң, махсус автобусларда Үзәк Җәмигъ мәчетеннән бер төркем халык килеп төште. Шәһәр администрациясе һәм шәһәрлеләр мәчет ишегалдын тутырды. Әлеге чарада район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, яңа мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Идиятуллин, шәһәр хакимияте һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Сәламләү сүзеннән соң, төп эшкә керештеләр. Кирам хаҗи бабай артыннан тәкъбир әйттеләр. Ул Җәмигъ мәчетен сафка бастыруда актив катнашкан кеше, бүгенге көндә дә аның тәҗрибәсе күпләргә кирәк. Чараның кульминацион өлешендә яңгыр ява башлады, яшен һәм тәкъбир тавышы астында мәчеткә ай куелды. Халык, кулларын догага күтәреп, Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәребезгә тынычлык, имнлек сорады.




