2012 елның 6 сентябрендә Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә мөселман яшьләренең “Алтын Урта” җәмгыятенең 3нче сезонын ачу тантанасы булды.
Чара мәчетнең конференц-залында үтте. Башта РИУ шәкерте Илнур Нуриев Коръәннән аятьләр укыды, соңыннан “Сорнай” һәм Рәдиф Әхмәдиев башкаруында мәнәҗәтләр тыңладылар, «Libertas» төркеме катнашучыларга рэп укыды. Шулай ук Рафис Сәйфуллин Бөгелмә шәһәрендәге “Алтын Урта” төркеменең филиалы эшчәнлегенең һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлекләренең презентациясен күрсәтте. Чараны Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге белгече Акйолдыз алып барды.
Сезон ачылышында ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, “Мәдинә” мәчете мөэзине Сираҗетдин Нәбиев та чыгыш ясадылар. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев та бар иделәр.
ТР Мөфтие исеменнән республикабызның актив яшьләренә – Айнур Солтановка, Ләйсән Фәтхетдиновага, Рафис Сәйфуллинга, Фәрхәд Миңнехановка, Илнур Нуриевка, Рафис Гайнетдиновка, Сөембикә Саттаровага, Камил Шәриповка, Рөстәм Смирновка, Хәдичә Хәйдәрәлиевага, Венера Гәләветдиновага – күп чараларны башлап йөрүләре өчен, рәхмәт хатлары тапшырылды.




