Октябрь башында Апас районы мәчетләре каршындагы укулар башланачак, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. Башка елларда районның үзендәге укулар Үзәк мәчеттә оештырылган булса, бу елда иске мәчеттән аерым мәдрәсә оештырырга җыеналар икән. Укуларга йөрүчеләрнең саны, балалар белән өлкәннәрне бергә санасаң, 70тән алып 90га кадәр җитә, дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Шулай ук районның Чирмешән, Дәвеш, Ындырчы, Каратун, Ябалак, Әнәле, Кече Болгаяр, Карамасар, Багыш кебек авылларында хәзрәтләр мәчет каршыларындагы дин дәресләрен зур активлык белән алып баралар икән. 28 сентябрьдә мөхтәсибәттә әлеге мәсьәләгә кагылышлы җыелыш булачак.




