13 сентябрьдә районда мөхтәсибәт җыелышы үтте һәм көнүзәк мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев. Җыелышта яңа уку елына планнар төзелгән, мөгаллимнәрне тиешле таләпләр белән таныштырганнар, журналлар алып бару, мәгълүмат тактасы, дәресләр расписание булдыру, программа кирәклегенә аерым басым ясалган. Яңа уку елы дәвамында мәчет каршында дини сабак алучы шәкертләр –яшьләр өчен аерым, өлкәннәр өчен аерым – арасында конкурслар үткәрергә ниятлиләр.
15 ноябрьдә Арчада мәчет каршындагы дини сабакларны алып баручы мөгаллимнәрнең конференциясе уздырылачак. Конференция кысаларында төп мәсьәләләр, райондагы уку-укытуның барышы буенча фикер алышачаклар, үзара тәҗрибә уртаклашачаклар.




