2012 елның 25 октябрендә Азнакай шәһәрендә башлангыч мәдрәсә бинасының ачылышы була. Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Рафис Фатыйх улы Галиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Фәхраз улы Тәхаутдинов, шулай ук якын-тирә районнарның башлыклары һәм Азнакай районының имамнары катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов.




