25 октябрьдә Мамадыш районының Ишки авылында сәгать 10.00дә мәчет ачылачак. Җирле мөселманнарның берсе булган Ранис Шәрипов мәчет төзелешен тулысы белән үз өстенә алган. Моңа кадәр дин дәресләре алып бару өчен, мәктәп бинасындагы бер бүлмәне файдаланган булсалар, хәзер инде авыл халкы дини сабаклар алырга һәм намаз укырга үзләренең мәчетләренә йөри алачак. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев әйтүенчә, яңа бина районда 55нче мәчет икән.




