Сезне һәм сезнең аша Татарстан Республикабызның бөтен мөселман өммәтен изге Корбан бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Татарстанның барлык мөселманнарына бәхет һәм иминлек, игелекле башлангычларында уңышлар телим. Әлеге мөкатдәс көннәрнең күркәм гамәлләре эчке юмартлык һәм ихласлык чагылышы булсын, һәр мөэмингә җәмгыятебезнең үсеш-күтәрелеше хакына тырыш хезмәткә көч-егәр бирсен. Бәйрәм мөбарәк, шатлыгы уртак булсын дигән теләктә калам, һәм Татарстанда ислам дине әһелләренең милли-әхлакый күтәрелеш, тынычлыкны, үзара аңлашып тату яшәүне ныгыту, яшь буынга тәрбия бирү юнәлешендә актив эш алып барулары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Гаять мөһим һәм хәерле бу эш киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш, дип уйлыйм.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов




