Яңа Чишмә районында Корбан бәйрәменә багышланган мәҗлес үткәрелде. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, район хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл кешеләре катнашты. Барлыгы йөзләп кеше җыелган.
Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе хәбәр итүенә караганда, чараны оештыруга район башлыгы Вячеслав Козлов зур өлеш керткән, корбанлык итен авылның ике кешесе алып килгән. Районның мәдәният йортында оештырылган мәҗлес концерт белән башланган. Концерттан соң Җәлил хәзрәт җыелган халыкка дини кыйммәтләребез һәм корбан турында вәгазь укыган. Шулай ук хакимият вәкилләре чыгыш ясаган.




