Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә өлкән яшьтәге мәхәллә халкы өчен “Корбан ашы” үткәрелде. Әлеге чара үткән Корбан бәйрәменә берникадәр йомгак ясау уңаеннан оештырылган.
Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әлеге олуг бәйрәм уңаеннан оештырылган һәм үткәрелгән эшләрнең күләме белән таныштырды, киләчәктә эшләп бетерергә һәм яхшыртырга кирәк булган моментларны билгеләп үтте, районның төрле мәхәлләләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм перспективаларын билгеләде.
Шулай ук Йосыф хәзрәт өлкән яшьтәге бабайларга мәхәлләгә йөрүче яшьләр һәм Түбән Кама халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Кунакларны мәчеттә пылау белән сыйладылар. Күптән түгел генә хаҗ сәфәреннән кайткан хаҗилар мәчеткә килгән мөселман кардәшләрен зәм-зәм суы белән сыйлады.




