2012 елның 4 ноябрендә Кайбыч мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы булып үтте. Җыелышта көнүзәк мәсьәләләр, шул исәптән авыру кыз Амалиягә акча җыю акциясенең нәтиҗәләре белән таныштылар. Акциядә мөхтәсибәтнең барлык мәчетләре дә катнашкан һәм барлыгы 76 мең сум күләмендәге хәйрия җыюга ирешкәннәр.
Җыелышта шулай ук Имәнле-Бортас авыл имам-хатыйбы Бикулов Рәшит Кадыйр улын 75 яшьлек юбилее белән дә котлаганнар.




