11 декабрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум һәм Пленум утырышлары узды. Үткәрелгән чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Президентының тышкы сәяси мәсьәләләр буенча дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Гатауллин Илнур һәм республиканың барлык район мөхтәсибләре, төбәк казыйлары, дини уку йортлары җитәкчеләре, голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты.
Утырышта үтеп бара торган 2012 елдагы дини эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, ел дәвамында мөхтәсибәтләрдә, казыят һәм голәмәләр шурасында башкарылган эшләр турында кыскача гына сөйләнде һәм киләчәккә ниятләр барланды.




