23 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ислам чаңгы эзе” дип аталган спорт чарасын уздыра. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мөселман яшьләрен спортка җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Кышкы чаңгы ярышын оештыруда нәзарәтнең “Алтын урта” мөселман яшьләре оешмасы әгъзалары катнаша.
Чара кысаларында балалар, өлкәннәр, шулай ук гаиләләр арасында эстафета уздыру көтелә. Моннан тыш төрле спорт уеннары, конкурслар үткәреләчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Үткәрү урыны: “Хезмәт резервлары” чтадионы (Казан, Н. Ершов ур.,7).
Белешмәләр өчен телефон: 2-38-17-61 ; 8-927-426-7918




