Алабугада барлыгы өч мәчет эшли, икесе төзелеп килә. Яңа төзелүче мәчетләрнең берсендә хәзерге вакытта манара урнаштыру эше бара, аннары бизәкләү, эчке эшләренә күчәчәкләр.
Алабуга районы имам-хатыйбы Әзмәр хәзрәт Саматов хәбәр итүенә караганда, яңа мәчет төзелеше - җирлектәге гадәти мөселманнарның тырышлыгы. Төзелеш җирлектәге мөселманнар хисабына алып барыла. Мөхтәсибәттә төзелеш эшләрен быел бетерергә җыеналар, әмма моның өчен әле матди ярдәм кирәк булачак. Шуны да әйтергә кирәк, Алабугада мөселманнар өммәтенә район башлыгы Геннадий Емельянов, шулай ук «Татнефть» оешмасы генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов зур ярдәм күрсәткән.




