15 февральдә “Хәләл стандарты: теория һәм тәҗрибә” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитеты белгечләре, РИУ мөгаллимнәре, “Тест-Татарстан” оешмасы вәкилләре, хәләл продукция җитештерүчеләр һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәлдә сөйләшү РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов сәламләве белән башланып китте. Аннары РИУ мөгаллимнәре “хәләл” төшенчәсенең теоретик ягына кагылышлы чыгышлар ясадылар. Бу уңайдан дин белгечләренең, ислам хокукы мәктәпләренең фикерләрен җиткерделәр.
“Хәләл” комитеты белгечләре хәләл индустриясе тәҗрибәсе белән уртаклашып, хәләл продукция җитештерүчеләрне борчыган проблемаларга тукталдылар. Комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәмәтовның чыгышы аеручы зур кызыксыну уятты. Ул үзенең “хәләл” тармагындагы күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Сөйләшү ахырында Ислам кануннарына туры килгән ризык җитештерүчеләрнең белемен үстерү, мәгълүматын арттыруны күзаллаган резолюция кабул ителде. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге “түгәрәк өстәл” РИУ базасында хәләл продукция җитештерүчеләр өчен махсус курслар оештыруга тәүге адым булып тора. Әлеге очрашу нәтиҗәсе буларак курс программасы әзерләнәчәк.




