2 мартта “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре 86 яшьлек Әнисә апада булды. Аңар фонд исеменнән бер айлык подгузниклар тапшырылды. Әнисә апа күп еллар инде урын өстендә, балалары юк. Әбине бертуганының улы изге күңелле күршеләре – фонд активистлары ярдәмендә карап тора. Фонд җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Әнисә апаның хәлләрен белеште, аның белән динебез турында сөйләште һәм дисбе бүләк итте. Олы яшьтә һәм авыру булуына карамастан, Әнисә апа Аллаһы Тәгаләне исеннән чыгармый, догада яши.
Шулай ук фонд хезмәткәрләре Сәетҗәгъфәр хәзрәт белән бергә Дәрвишләр бистәсендәге унберенче коррекцион балалар йортында булдылар. “Кабан арты” мәчете мәхәлләсе мөселманнары көче белән җыелган подгузникларны тапшырдылар. Фонд активистлары биредә тәрбияләнүчеләр өчен “Фән могҗизалары” дип аталган белем бирү - күңел ачу чарасын да уздырды.
Чара кысаларында балалар Исам дине буенча белемнәрен сынадылар, аларга һәр дөрес җавапка “Зәкят” фонды бүләге бирелде.
Соңыннан барлык катнашучылар бергәләп дога кылдылар.




