2 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәчет-мәдрәсәсендә “Иҗтимагый процессларны тотрыкландыруда Ислам роле” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чара мәчет-мәдрәсәгә 20 ел тулуга багышланды.
Конференция кунаклар теркәлүеннән башланды. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан килгән 50 катнашучы чыгыш ясарга теләк белдерде.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, көнчыгыш төбәге казые, Әбү-Хәнифә мәзхәбе фикхы буенча белгеч Рафыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов та чыгыш ясады. Ул икътисадка һәм финансларга ислам карашы турында сөйләде. Ислам финанслары тарихы, эшчәнлеге турында бөртекләп аңлатты.
Өйлә намазыннан соң чәй эчү мәҗлесе оештырылды. Конференция ахырында тыңланган чыгышлар буенча резолюция кабул ителде.




