11 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Нәфисуллин Мәдинә шәһәрен “2013 елда Ислам мәдәнияте башкаласы” дип атау тантанасында катнашты.
Руслан хәзрәт сүзләренә караганда, кунакларны кабул итү бик югары дәрәҗәдә оештырылган, бу Согуд Гарәбстанының кунакчыллыгын күрсәтеп тора. Тантанада дөньяның төрле илләреннән мөфтиләр, галимнәр катнаша.
«ISESCO» мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы, мәдәният министрларының җиденче Ислам конференциясен уздыру уңаеннан, Мәдинәне "2013 елда Ислам мәдәнияте башкаласы" дип игълан итте. Чөнки Мәдинә ислам дөньясы шәһәрләре арасында иң билгеле кала санала.
Тантана кысаларында “ Мөхәммәд –Аллаһ илчесе” дип аталган һәм Мәдинә шәһәре тарихына багышланган күргәзмәләр оештырылган. Шулай ук “Мәдинә ислам мәдәнияте башкаласы” дигән документаль фильм күрсәтеләчәк.




