22 мартта Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Мәскәү районында мәчет һәм күзләре күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге төзелешен карады. Аннары “Сөләйман” мәчетендә начар күрүче мөселманнар белән очрашты. Әлеге чаралардан соң Камил хәзрәт һәм мөфти урынбасарлары вазифасын башкаручы Рөстәм хәзрәт Батыр, Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров катнашында матбугат очрашуы үткәрелде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда Татарстан мөселманнары өчен мөһим эшләр хакында сөйләде. (әлеге чыгыш тулысынча: http://dumrt.ru/tt/node/7902 ). “Нәзарәтнең төп эше бергәлеккә, үсешкә омтылыш булырга тиеш. Дөрес, безнең кайбер карашлар туры килмәскә дә мөмкин, без бит төрле. Аллаһы Тәгалә безне шундый итеп яраткан. Әмма барыбыз да – мөселманнар. Шуңа күрә төрлелек таркалырга дигән сүз түгел. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Мөселманнар булуыбыз берләшүгә, килешеп эшләүгә нигез булып тора”, - диде хәзрәт. Шулай ук ул: “Бабаларыбыз дистә гасырлар дәвамында мәгариф, нәшрият һәм дин өлкәсендә әйдәп барганнар. Казан галимнәрен, дин белгечләрен дөнья күләмендә белгәннәр. Без дә бу эшне дәвам итәргә, барлык татарларны берләштерергә, толерантлыкны, тынычлыкны сакларга тиеш. Бүгенге көндә Татарстан дөнья күләмендә киң танылды. Республиканың рухи үсешен, кыйммәтен без дә билгелибез, шушы хакта да онытмасак иде”, - дип ассызыклады.
Камил хәзрәт үзенең чыгышыннан соң урынбасар вазифаларын башкаручы хәзрәтләргә сүз бирде.
Соңыннан мәчеттә җомга намазы укылды. Камил хәзрәт җыелган халыкка Ислам кыйммәтләре, саваплы гамәлләр турында вәгазь сөйләде.




