Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәтнең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Чистай районында үткәрелгән чараларда катнашты.
Хәзрәт Чистайның “Әнәс” мәчетендә танылган татар ишаны Мөхәммәдзакир Чистави истәлегенә багышланган укуларны үткәрүгә әзерлек утырышында булды. Җыелышны "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.
Шулай ук Илдар хәзрәт "Әнәс” мәчете призына үткәрелгән армлеслинг буенча Бөтенроссия турниры ярышларын карады. Өйлә намазын "Әнәс” мәчетендә укыды, аннары биредә мәхәллә халкы белән очрашты, мөфти вазыйфаларын үтәүче Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән чыгыш ясады.




