23 -25 майда Казанда алтынчы мәртәбә Бөтенроссия ислам китап күргәзмә-ярминкәсе үткәрелә. Күргәзмә-ярминкәне Казан мөхтәсибәте оештыра. Елдагыча әлеге күркәм чара “Әл-Мәрҗани” мәчете каршына корылган шатырда узачак.
Быел ярминкәдә 20гә якын ислам нәшрияты катнашуы көтелә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Екатеринбург, Түбән Новгород, Махачкаладан китап нәшер итүчеләр җыелачак.
Күргәзмәне үткәрү урыны: Казан, Каюм Насырый урамы,17. Тулырак мәгълүматларны түбәндәге телефоннарга шалтыратып алырга мөмкин: 8 (843) 293 00 35, 8 962 551 86 57, 249-56-32.




