23-25 май көннәрендә дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IV җыены үткәрелә. Бөтендөнья татар конгрессы көче белән оештырылган форумда Россиянең 65 төбәгеннән 700 гә якын имам катнашыр дип көтелә.
Дин әһелләренең өченче форумында “Ислам һәм татар дөньясы: эшчәнлек һәм үсешнең концептуаль нигезләре” дип аталган документ проекты тәкъдим ителгән иде. Дин әһелләре бу җыенда әлеге концепциягә карата тәкъдимнәр һәм өстәмәләр белән чыгар дип көтелә.
Концепция проекты белән биредә танышырга мөмкин: http://dumrt.ru/node/8483
Форум кунаклары 25 майда "Изге Болгар җыены"нда катнашачаклар.
«Милли тормыш һәм дин»
IV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы
ПРОГРАММАСЫ
23-25 май 2013 ел
23 МАЙ
Катнашучыларның килүе, теркәү, кунакханәләргә урнаштыру
(БТК Башкарма комитеты, К.Маркс ур., 38/5)
12.30-13.00 “Казан” милли мәдәният үзәгенә
бару (Пушкин ур., 86)
13.00-13.30 Өйлә намазы (“Казан” милли
мәдәният үзәге)
13.30-14.00 Төшке аш
(“Казан” милли мәдәният үзәге)
14.00-14.30 Секцияләр утырышы урыннарына
бару
15.00-17.30 Секцияләр утырышы:
1. Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте
(“Казан” милли мәдәният үзәге)
2. Ислам дине һәм мәгърифәт
(РИУ, Газовая ур., 19)
3. Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе
(“Мәрҗани” мәчете, К.Насыйри ур., 17)
4. Ислам дине һәм татарның милли үзаңы
(ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур.,
66/33)
18.00-18.30 Икенде намазы (секцияләр
утырышы урыннарында)
18.30-19.00 Г.Камал исемендәге ТДА
театрына бару (Татарстан ур.,1)
19.00-21.00 З.Зәйнуллинның “41-нең арбалы
хатыннары” спектакльен карау
(Г.Камал ис.ТДА театры)
21.00-21.30 “Казан” милли мәдәният
үзәгенә бару (Пушкин ур., 86).
21.30–21.45 Ахшам намазы
21.45-22.45 Кичке аш
(Казан” милли мәдәният үзәге)
22.45 Тору урыннарына кайту
24 МАЙ
7.00-8.00 Иртәнге аш (тору урыннарында)
8.00-9.00 ТР Фәннәр академиясенә бару
(Бауман ур.,20)
10.00-12.00 Форумның пленар утырышы
(ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур.,20)
12.00-12.30 Кол Шәриф мәчетенә бару
(Казан Кремле)
13.00-14.00 Җомга намазы
(Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете)
14.00-14.30 “Казан” милли мәдәният үзәгенә
бару (Пушкин ур., 86)
14.30-15.30 Төшке аш («Казан» милли мәдәният
үзәге, Пушкин ур., 86)
15.30-16.00 ТР Фәннәр академиясенә бару
(Бауман ур.,20)
16.00-18.00 Пленар утырышның дәвамы
(ТР Фәннәр академиясе,Бауман ур.,20)
18.00-18.30 “Казан” милли мәдәният үзәгенә
бару (Пушкин ур., 86).
18.30-19.30 Кичке аш
(Казан” милли мәдәният үзәге)
19.30 Тору урыннарына кайту
25 МАЙ
5.00-5.30 Иртәнге аш (тору урыннарында)
5.30-9.30 Татарстан Республикасы Спас
районының Болгар шәһәренә бару
9.30-13.30 “Изге Болгар җыены”нда катнашу
13.30-15.00 Төшке аш
15.00 Катнашучыларның китүе




