21 майда Чаллының “Ак мәчет”ендә мәдрәсәне тәмамлаучыларга тантаналы төстә дипломнар тапшырылды. Коръән укудан башланган чарада мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт һәм Чаллы районы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Сәйфуллин мәдрәсәне тәмамлаучыларга уңышлар теләделәр, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
Рөстәм хәзрәт мәдрәсәне тәмамлаган һәр шәкерткә дипломны үзе тапшырды. Тантаналы чарадан соң мәдрәсә ашханәсендә бәйрәм мәҗлесе үткәрелде.




