Әлмәт шәһәре Үзәк җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесләре оештыру мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте. 140 кешелек бер мәҗлеснеӊ чыгымнары 20 000 сум.
Ифтар үткәрергә, шулай ук һәртөрле ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә мөхтәсибәткә түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә була: 45-71-45; 45-73-45; 8-9046744892.
Пәйгамбәребезнең (сгв) бер хәдисендә әйтелә: «Кем ураза тотучыны авыз ачтырса, аӊа ураза тотучыныӊ савабы кадәр саваб өстәлер, беренчесенеӊ савабы кимемәгән хәлдә».




