4 июльдә Байлар Сабасында мөселман лагерын ябу чарасы үткәрелде. Биредә балалар өч атна дәвамында ислам нигезләрен, гәрәп графикасын, шулай ук Коръән сүрәләрен яттан өйрәнделәр. Лагерьга Саба районының төрле авылларыннан барлыгы 90га якын бала йөрде.
Лагерьны ябу тантанасы Коръән укудан башланды. Аннары имам-хатыйб Илдар хәзрәт Яхин барлык балаларны укулары тәмамлану белән котлады, уңышлар теләде. Шулай ук балаларга бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев катнашты. Ул балаларны, җирлектәге дин әһелләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән сәламләде. Тормыштагы максатлар турына вәгазь сөйләде.




