19 июльдә сәгать 12.00 дә Казанның Коләхмәтов һәм Серов урамнары киселешендә урнашкан “Ярдәм” күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге ачыла. Үзәкне ачу тантанасында республика, Казан шәһәре хакимияте, нәзарәт вәкилләре катнашуы көтелә.
Россия һәм якын чит илләр җирлегендә бердән-бер саналучы бу үзенчәлекле үзәк тулы бер комплексны тәшкил итә. Аңар мәчет, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер бүлмәләре, китапханә, мини—типография керә. Бүлмәләрдә инвалидлар өчен тиешле барлык шартлар булдырылган.
Үзәк төзелеше 2008 елда башланган иде. Әмма кризис вакытында төзелеш тоткарланды. Аннары, Аллаһ ярдәме белән, янә төзелеш эшләре башланып китте. Биредә, Алла боерса, курсларда берьюлы 60ка якын күзләре начар күрүчеләр укый алачак, ә мәчетендә 300ләп кеше намазга баса алыр.
Белгәнебезчә, соңгы биш елда сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр Казанның “Сөләйман” мәчете каршындагы үзәктә тернәкләнү уздылар. Биш ел эчендә монда 700ләп кеше курсларда укыды. Нәшриятында исә Л.Брайл системасы буенча меңләгән китап басылды.
Инвалидлар өчен курслар “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә. Фонд курска килүчеләрнең юл, яшәү урыны, туклану чыгымнарын каплый, китаплар белән тәэмин итә, бүләкләр тапшыра.




