Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре –нәзарәт рәисенең беренче урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсовны һәм нәзарәт эшләре идарәчесе Илдар Ишеевны кабул итте. Очрашуда сүз ике республикада алып барылган дини эшчәнлек, үзара хезмәттәшлек турында барды.
Камил хәзрәт кунакларга Татарстан мөфтиятенең планнары, бүгенге көндә башкарылучы иҗтимагый эшләр һәм китаплар нәшер итү турында сөйләде.
Башкортстан кунаклары Камил хәзрәткә БР МДН рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллинның сәламен тапшырдылар һәм башкорт телендә чыккан Коръән китабын бүләк иттеләр.




