1 августта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә нәзарәт вәкилләре Алабуга, Чаллы, Актаныш, Арча районнарында булдылар. Алар әлеге районнардагы авылларга мөфтиятнең яшь имамнарга бирелә торган грант сертификатлары тапшырылган имамнарның эшчәнлеге белән таныштылар. “Дини уку йортларын тәмамлагач авылларга билгеләнгән имамнар яхшы гына эшләп киттеләр, Аллага шөкер. Аллаһы Тәгалә үзләренә көч-куәт, акыл, тәүфыйк бирсен. Шуны да әйтәсем килә, бу имамнарның күбесе үз туган җирләренә түгел, ә мөфтият билгеләве буенча кайттылар. Шуңа күрә җирлек халкы да аларга үзенә күрә бер терәк булып, дини эшчәнлекләрен алып баруда булышлык күрсәтсә бик яхшы булыр иде. Дини эшчәнлекләрен башлап кына җибәргән яшь имамнарга нәзарәт тарафыннан да таяныч булырга тырышабыз”, - диде Рөстәм хәзрәт.
Шулай ук нәзарәт вәкилләре Теләчедщ район башлыгы исеменнән уздырылган ифтар мәҗлесендә булдылар. Ифтарда катнашучыларны Рөстәм хәзрәт Татарстан мөфтие исеменнән сәламләде, Рамазан ае хакында сөйләде. Шулай ук нәзарәт тарафыннан 9 августта Казанда уздырылачак бәйрәм концертына чакырды.




