Бүген “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның чыгарылышы булды. Барлыгы 84 шәкерткә урта дини белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Чыгарылыш тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт шәкертләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде һәм укуларын тәмамлаулары белән котлады. Шулай ук ул мәдрәсә дипломы алуның зур җаваплылык булуын искәртеп, “Тарихи мәдрәсә кысаларында нинди белгечлек, гыйлем алуыгызны истә тоту мөһим”, - диде.
Чыгарылыш тантанасы алдыннан мәдрәсәдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкчелегендә ТР МДН комиссиясенең утырышы үткәрелде. Сөйләшүдә мәдрәсә ректоры Наил хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең укыту бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Дини мәгариф вәкилләре уку йортының киләчәге, агымдагы эшләре һәм проблемалары хакында сөйләште. Моннан тыш якынлашып килүче уку елына әзерлек хакында сүз барды.
Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/9489




