24 августта Баулы районының Мортаза авылында “Рәхимә” мәчете ачылды. Әлеге мәчетне шушы авылда туып-үскән, хәзер Мәскәүдә яшәүче Рөстәм Сөнгатуллин төзетте. Шуны да әөтергә кирәк, бу изге эшкә аның туганнары да теләп кушылды. Рөстәм Карам улының 10 бертуганы бар. Алар мәчеткә әниләре исемен бирделәр. Шулай ук бу эштә авылның башка кешләре дә катнашты.
Авыл халкын мәчет ачылышы белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Миннифоат Хәсиятуллин, имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм башкалар килгән иде.
Мәчет ачылышында беренче тапкыр азан әйтелде. Бәйрәм уңаеннан мәчет янында авыл халкы өчен табын да әзерләнгән иде.
Шулай ук, 24 августта, Баулының “Өмет” мәчетендә Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүче балалар өчен уздырылган лагерь ябу тантанасы булды. Әлеге лагерьны Баулы мөхтәсибәте нәзарәт белән берлектә оештырды. Лагерь 19-24 августта үткәрелде, анда 25тән артык бала йөрде. Аларга дини сабаклар укытылды, төрле ял чаралары үткәрелде.




