РИУда татар теле, татар халкы тарихы һәм Ислам нигезләре курслары башлана. Әлеге курслар “Без – татарлар” исеме астында үткәрелә. Курслар түләүсез. Биредә татар теленә, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәтәләр һәм Ислам нигезләре, татарлар тарихына кагылышлы мәгълүматлар бирәләр.
Өч айлык укулар 1 октябрьдән башлана. Курсларны тәмамлаганнарга уку турында сертификатлар тапшырыла. Курсларны РИУ Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Алтын Урда” иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә үткәрә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 927 24 23 578, 8 927 422 17 51.




