Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә мәдрәсә мөгаллимнәре өчен махсус курслар оештыра. “Россиядә һөнәри белем бирү системасында уку-укыту стандартларын куллану” дип аталган бу курслар икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел ул беренче тапкыр мәдрәсә җитәкчеләре өчен оештырылган иде.
Быел курсларда республиканың төрле мәдрәсәләрендә дини гыйлем бирүче 15 мөгаллим укуы көтелә. Курслар 72 сәгатьлек. Укыту барышына зыян килмәсен өчен алар 25 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә оештырыла. Уку-укыту стандартларына, укыту программаларына, дини мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы лекцияләр уку, семинар дәресләр үткәрү каралган.




