1 ноябрьдә Әлмәттә Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә кичке укулар башланды. Беренче көнне танышу-оештыру дәресләре булды. Шәкертнең кичке бүлеге шәкертләрен мәдрәсә җитәкчесе, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде һәм укуларында уңышлар теләде.
Мәдрәсәнең кичке бүлегендә шәһәрдә яшәүче урта һәм өлкән буын вәкилләре укый. Шунысын да әйтергә кирәк, әле кичке укуларга укырга теләүчеләрне җыю дәвам итә. Мәдрәсә дини гыйлемнәр тупларга теләүчеләрне чакырып кала. Кичке укулар җомга һәм шимбә көннәрендә кичке алтыда башлана.




