Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Карары белән ТР МДНнең Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. Әлеге бүлекне Илнур Хәйруллин җитәкләячәк. Илнур Хәйруллинның Пәйгамбәребездән (сгв) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте (рөхсәте) бар.
Әлеге яңа бүлек Изге китапны өйрәнүне популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, иҗазәтле татар Коръән-хафизлар мәктәбен үстерү максатыннан булдырылды.
Хәзерге вакытта бүлек гарәп язуының яңа каллиграфик стилен әзерләү белән шөгыльләнә.




