Бүген Казанның "Мәрҗани" мәчетендә ТР МДН Коръән-хәтем уздырды, ягъни имамнар Изге Коръәнне авиаһәлакәттә мәрхүмнәргә багышлап, тулысынча укып чыктылар. Әлеге дини йола ике сәгать чамасы башкарылды. Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Раббыбыздан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гонаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылды. Камил хәзрәт догаларны гарәп һәм татар телләрендә әйтте.
Өйлә намазында ТР МДН вәкилләре, Казан мәчетләре имамнары, мәхәллә халкы катнашты.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/10710




