Бүген озак авырудан соң Сәетҗәлил хәзрәт Ибраһимов мәрхүм булды. Сәетҗәлил хәзрәт Крым мөфтие булган, аннары Казанга күчеп килгәч озак еллар Россия ислам университетында укыткан дин әһеле. Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән мәрхүмнең туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Мәрхүм Сәетҗәлил хәзрәткә җеназа намазы Казанның Кояшлы бистәсе мәчетендә укылды. Хәзрәтне соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, танышлары, шәкертләре җыеган иде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә хөрмәтле хәзрәтнең урынын оҗмаһта итсә иде!




